Экскурсияләр

"Шагыйрь бишеге"

(12+)

Билет алу


Катнашучылар шагыйрьнең ата-ана йорты буларак тәкъдим ителгән музей экспозициясенә барачаклар. Музей экспозициясенең үзәк темасы Габдулланың балачак дөньясы. Тукайның балалар өчен махсус язылган әсәрләренә һәм аларга иллюстрацияләргә мөһим урын бирелә. Китап образы музейның барлык заллары аша үтә. Экспозициядә Арча районы авылларында җыелган XIX-XX гасыр көнкүреш әйберләре, фотосурәтләр, авыл тарихы, Кошлауч авылында яшәүче мөселман руханилары, Тукайның әти-әнисе һәм башка туганнары турында архив документлары тәкъдим ителгән.