Предметларда тарих

Читек

Габдулла Тукай музееның 1 нче залы
Читек – озын кунычлы күннән эшләнгән милли аяк киеме. Ирләр читеге кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш, ә кышын киез-ката кигәннәр. Хатын-кызлар чигүле, бизәкле читек кигән. Төрле төстәге күн кисәкләреннән, милли бизәкләр кулланып эшләгәннәр