Яңалыклар

Милли бизәкләрдә татар халкының тарихы

Музей хезмәткәрләре авыл китапханәсендә булдылар, Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары өчен «Милли бизәкләрдә татар халкының тарихы» чарасы үткәрделәр. Лекция-презентация кысаларында балалар милли орнамент мирасын һәм бүгенге көндә кулланылышын күрсәтүче күргәзмә белән таныштылар, татар халык уеннарын уйнадылар, тормыштагы халык үрнәкләре тарихыннан һәм халык тормышыннан күп нәрсәләр белделәр