Син калдырган язның гөлбакчасын Бар күңелләр якын тоялар, Сине хәзер безнең заманалар Бронзадан коеп куялар.
Син яшьтәш тә, замандаш та булып, Дөнья буйлап җырлап йөрисең, Дөрес әйткәнсең шул, Әйе, Тукай, Коеп куйган гына түгелсең…
Чыннан да яшь буын бүген Габдулла Тукайны коеп куйган сыны, фотолар, замандашлары истәлекләре аша белә. Замандашларының Бөек шагыйрь турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез:
Мөхәммәт ГАЛИ. Габдулла Тукай белән күрешүем
1911–1912 елларда мин Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укыдым. Шунда укыганда, без иптәшләр белән хәлфәләрдән качып-посып кына «Шәрык клубы»на һәм янган шәһәр театрына спектакльләргә йөри идек. Шул вакытта мин бер-ике тапкыр читтән генә Тукайны күрдем. Беренче тапкыр миңа иптәшләр антракт вакытында «Шәрык клубы»ның фойесында кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәрәк җиткән чәчле яшь бер егетне «менә Тукай шул инде» дип читтән төртеп күрсәттеләр. Ул Фатих Әмирхан коляскасы (Аяксыз булганга, Фатих Әмирханны коляскага утыртып, малайлар этеп йөртәләр иде (М. Гали искәрмәсе)) янына җыелган яшьләр белән көлеп сөйләшеп тора иде. Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резиналы ботинка иде. Без аны иптәшләр белән антракт беткәнче читтән карап тордык...
Гали РӘХИМ. Тукай һәм балалар әдәбияты
Гомуми татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса, балалар әдәбияты бабында да шулай ук зур булды...
Тукай бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятның да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш.
Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәпкә багланган балалар укытучы булмады. Ләкин алай да аны тәгълим-тәрбия эшеннән тәмамән (бөтенләй ук) читтә торган кеше дип карап булмый. Бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгел иде; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында хосусый рәвештә сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган иде...
Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе иде...