Яңалыклар

Тукай туган көн!

Бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел!

«Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел…»

Габдулла Тукай

Илдар ЮЗЕЕВ. «Син яшьтәш тә, замандаш та…»
Синең сының хәзер гөлбакчада
Бронзадан коеп куелган;
Мин бер вәкил булып килдем менә
Син күрмәгән яңа буыннан.
Нәрсә әйтим, Тукай,
Синең алда
Телем көчсез минем, сүзем аз.
Мин китергән чәчәк яз ясамас, —
Үзең бакча бит син, үзең — яз.
Печән базарлары,
кярханәләр…

Берсе дә юк…
Үзең дә бит күреп торасың.
«Миңа һаман егерме җиде», — диеп,
Син елмайган кебек буласың.
Үссәләр дә,
Синең даның өчен
Тарайдылар инде бистәләр,
Җырларыңны төрле-төрле телләр,
Ерак-ерак илләр ишетәләр.

Син калдырган язның гөлбакчасын
Бар күңелләр якын тоялар,
Сине хәзер безнең заманалар
Бронзадан коеп куялар.

Син яшьтәш тә, замандаш та булып,
Дөнья буйлап җырлап йөрисең,
Дөрес әйткәнсең шул,
Әйе, Тукай,
Коеп куйган гына түгелсең…
Чыннан да яшь буын бүген Габдулла Тукайны коеп куйган сыны, фотолар, замандашлары истәлекләре аша белә. Замандашларының Бөек шагыйрь турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез:
Мөхәммәт ГАЛИ. Габдулла Тукай белән күрешүем
1911–1912 елларда мин Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укыдым. Шунда укыганда, без иптәшләр белән хәлфәләрдән качып-посып кына «Шәрык клубы»на һәм янган шәһәр театрына спектакльләргә йөри идек. Шул вакытта мин бер-ике тапкыр читтән генә Тукайны күрдем. Беренче тапкыр миңа иптәшләр антракт вакытында «Шәрык клубы»ның фойесында кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәрәк җиткән чәчле яшь бер егетне «менә Тукай шул инде» дип читтән төртеп күрсәттеләр. Ул Фатих Әмирхан коляскасы (Аяксыз булганга, Фатих Әмирханны коляскага утыртып, малайлар этеп йөртәләр иде (М. Гали искәрмәсе)) янына җыелган яшьләр белән көлеп сөйләшеп тора иде. Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резиналы ботинка иде. Без аны иптәшләр белән антракт беткәнче читтән карап тордык...
Гали РӘХИМ. Тукай һәм балалар әдәбияты
Гомуми татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса, балалар әдәбияты бабында да шулай ук зур булды...

Тукай бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятның да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш.

Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәпкә багланган балалар укытучы булмады. Ләкин алай да аны тәгълим-тәрбия эшеннән тәмамән (бөтенләй ук) читтә торган кеше дип карап булмый. Бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгел иде; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында хосусый рәвештә сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган иде...

Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе иде...

Тукай исә Казанга килгән вакытында дә әле, 21 яшендә булуына карамастан, рухан чын-чын бер бала иде. Дөресен әйткәндә, җитди вә уйчан бер кеше белән янәшә аның эчендә саф күңелле, садәдил (эчкерсез) бер бала да яши иде. Аның Казан урамнарында малайлар белән кузна уйнаулары, «Ташаяк»ка төшеп «тукта, үчемне алыйм әле» дип карусельдә әйләнүләре үзе шуңар аерым ачык дәлил түгелме? Хәтта, аны белгән кешеләр хәтерли торганнардыр, Тукайның кыяфәт вә төсе дә бик баласымак иде. Шуңар күрә дә Тукай балалар психологиясен бик яхшы аңлый, аларның рухларына керә белә иде. Аның балалар өчен язган яки сайлап тәрҗемә иткән шигырьләре безгә шуны аерымачык күрсәтәләр...
Фатих ӘМИРХАН. Тукай тугрысында искә төшкәннәр (Тукай Казанда)
Минем өчен шомлы 1907 нче елның соңгы айларыннан берсе иде. Мин Яңа бистәдә атам йортында тора идем. Кичләрнең берсендә минем яныма Борһан Шәрәф әфәнде килде. Ул үзе белән бергә икенче бер кунак та алып килгән иде. Кыскарак буйлы, чандыр гәүдәле бу кунакның йөзе әүвәл карашта аны балаеымак итеп күрсәтә, өстенә кигән казаки дисәң — казаки түгел, җилән дисәң — җилән түгел бер нәрсәсе һәм яланбашлыгы аны шул «гасырның ислахчы шәкерте» итеп таныта иде. Борһан Шәрәф, аның кыяфәте миндә тудырырга тиеш булган тәэсирне икенче якка сәвык итәргә (борып җибәрергә, юнәлдерегә) теләгән сымак бер ашыгычлык белән:

— Бу Габдулла Тукаев була,— дип, кунакны миңа танытты.

Бу фамилия миңа «Әлгасрел-җәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде. Яңа кунак, мин күрсәткән урынга утыргач, бераз вакыт миңа карап торды, минем сөальләремә берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар бирде. Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм караган нәрсәсеннән рәнҗегән сымаклык аз гына дикъкать иткән кешегә дә сизелерлек дәрәҗәдә куәтле иде. Минем:

— Казан яшьләрен ничек таптыгыз? — дигән сөалемә ул кыска гына итеп:

— Казанга Уральск булырга ярамый инде, — мәфһүмендә (дигән сыманрак) җавап бирде.

Яңа кунакның җаваплары бик кыска булганлыктан, аның белән озын сөйләшеп китү авыр булды. Ике сәгатьләр сузылган мөсахәбәтебезнең (сөйләшеп утыруыбызның) фәкать соңына таба гына без аның белән бер-беребезгә бераз ияләшеп китә алдык...
Сафа МӨХӘММӘТШИН. Истәлек (Тукай Кырлайда)
Сәгъди абзый тәрбияләргә чит авылдан бала алып кайткан» дигәч, авыл балалары белән без җыйнаулашып аны карарга бардык. Ул шәһәрчәрәк киенгән, ак чырайлы, кечкенә гәүдәле, бик ябык, чандыр малай иде. Беренче күрүдә үк ул малай миңа ошады. Мин аның белән бик тиз үзләшеп киттем. Шунда ук аны үзебезнең өйгә алып кайтып, өебезне күрсәтергә теләсәм дә, яңа әнисе Зөһрә абыстай аны җибәрәсе килмәде: «Әле үзебездә торсын, алып барасың килсә, соңыннан алып барырсың», — диде. Шулай да мин аны каршыдагы зиярат буена алып барып кайттым. Аны үземә ияләштерергә тырыша башладым. Без бер-беребезнең исемнәребезне дә белеп алдык. Мин аңар караганда яшь ягыннан байтак кына олы һәм гәүдәгә зур булганлыктан, ул мине Сафа абый дип атый башлады...
Галиәсгар КАМАЛ. Габдулла Тукай турында истәлек (Тукай Казанда)
1905 нче ел ахырларында Уральск шәһәрендә Камил Мотыйгый тарафыннан «Фикер» газеты, 1906 нчы ел башында «Әлгасрел-җәдит» журналы чыгарыла башлагач, шул газет һәм журналларда Г. Тукай имзасы белән 70–80 проценты гарәпчә-төрекчә, калганы татарча сүзләрдән төзелгән шигырьләр басылып чыга башлады. Ул чакларда яңа темаларда, бик саф булмаса да, татарча язылган шигырьләр булмаганлыктан, Тукайның шигырьләре бик тиз күзгә бәрелде. Мин шул килгән газет һәм журналлардан Тукайның язган шигырьләрен эзәрләп барып, укый башладым. Шигырьләрен укыган саен, аның үземчә булган кыяфәтен дә күз алдымда гәүдәләндерә бара идем. Ул минем уемда ни өчендер солидный гәүдәле бер кеше булып урнашкан иде.

Шуннан, бераз вакытлар үтеп, 1907 иче елның көзе җитте. Ул вакытта мин Һ. Максудиның «Йолдыз» газетында секретарь булып эшлидер идем.

Көннәрнең берендә кечкенә генә гәүдәле, өстенә «абыйсының бишмәтен кигән» дигән шикелле, иңбашлары төшеп тора торган кием кигән, бер күзенә бераз ак та төшкән, йонсыз-төксез, өтек кенә бер малай редакциягә керде дә, тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янындагы урындыкка утырып, өстәл өстендәге газетларны актара башлады. Малайның болай үзсенеп китүенә минем җаным кытыкланып китте дә, мин, әлбәттә, бик матур итеп булмагандыр инде, борылып карадым. Малай мин уйлаганча ук аңгыра авыл малае булып чыкмады: минем нинди күз белән караганымны сизенеп алды да: «Һади әфәнде тиз килерме икән?» — дип сүз башлады. Аның теленең авыл малаеныкы шикелле булмавын, шактый гына шомалыгын ишетеп, баштагы фикеремне үзгәртеп, «атасының йомышы белән килгән берәр мәхдүм кисәге (мулла малае) булырга кирәк», дип уйладым, һ. Максуди «голәма» (мулла-монтагай) нәселеннән булганга һәм үзе дә «хәтме көтеп» кылган (тулы программасы белән мәдрәсә тәмам иткән) кешеләрдән булганга, редакцияне «зиярәт (күрешеп, хәл белеп кмтү)» итүчеләрнең күбрәге шундый «голәмалар» буладыр иде. Шул уйга килгәнлектән, мөхәррирнең килер вакыты җиткәнен әйттем. Бераз утыргач, «мәхдүм» тагы сүз башлап: «Безнең газет-журналлар сезгә килә торгандыр бит», — диде.

— Сезнең нинди газет?

— «Фикер», «Әлгасрел-җәдит», «Уклар».

Мәхдүмгә минем караш бөтенләй башкарды:

— Сез Уральскиданмыни?

— Ие…

— Алай булгач, сез анда газет-журналларда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да бик яхшы белә торгансыздыр?

Малай елмайды да:

— Ул «Апуш» мин булам,— дип әйтмәсенме.
Сәхибҗамал ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ВОЛЖСКАЯ. Сәхнә дусты (Тукай Казанда)
Тукай кыска гомерендә күп язды һәм һичкайчан югалмый торган җәүһәрләр калдырды. Мин ул шигырьләр турында язмыйм, мин шулай ук аның тормышын бизәп, матурлап та яза белмим. Мин бары аның, безнең арада йөргән көннәрен искә алып, артистларга булган мөнәсәбәтен һәм кешелек сыйфатларыннан кайбер детальләрне генә сөйләп китәсем килә.

Тукай артистларны якын күрә һәм сәхнәне ярата иде.

Ул үзенең шигырьләре белән артистларның җаннарына ризык бирә, ул безне тынычландыра торган иде....
Гали РӘХИМ. Тукаев – халык шагыйре
Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр дип уйлыйм...

Төрле халыкларның әдәбият тарихларыны актарып карасак, без аларның һичберсендә Тукаев шикелле тиз арада «халык шагыйре» булып киткән кешене таба алмамыз.

Хәзерге заманда мәдәни милләтләр арасында шулай тиз заман эчендә шөһрәткә менүче мөхәррирләр җыш-җыш чыгып торсалар да, айларны вә айларның шөһрәтене Тукаев вә аның шөһрәте белән чагыштыру һичтөрле мөмкин түгел...

Аның халыкка мәгълүм булуы тәнкыйть аркылы да булмады (чөнки әдәбиятымыз хәзердә дә әле рәтле бер тәнкыйть күргәне юк), мәктәпләр аркылы да булмады. Халык үзенең җырчысыны үзе аралап табып алды...