Яңалыклар

Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел

Бүген татар әдәбиятына, татар балалар әдәбиятына гаять тә саллы өлеш керткән каләм иясе, шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел.
Аның беренче шигырьләре 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң шагыйрь үзенең әдәби иҗат эшен киң җәелдереп җибәрә. Шәүкәт Галиев балаларга адресланган дистәләрчә китап авторы. 1962 елда аның «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Шәүкәт Галиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

«Туры Тукай»
Ул ятим дә, ул мескен дә диеп
Сөйләнелгән элек-электән,
Күз алдына аны боек итеп
Китерергә күпләр күнеккән.

Әйтерсең лә Тукай бар гомерен
Арка туңып кына яшәгән?
Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең
Яшен булып шагыйрь яшьнәгән!

Әйткән сүзе — аткан угы һәрчак
Туры тигән, читкә китмәгән,
Зирәк халык аны юкка гына:
«Туры Тукаебыз» димәгән!

Мескен халык,мескен хаклык булмый,
Мескен шагыйрь була дисеңме?
Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк
Тукай дигән горур исемне!

Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булган,
Бөек булган, боек булмаган!

Тукай — остаз, безне өйрәттең син
Халкыбызның улы булырга,
Һәр сулышта, һәрбер җырыбызда
Үзең кебек туры булырга.