Яңалыклар

Әбиемә чәчәк бәйләме бирермен

28 сентябрь көнне Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары өчен картлар көненә багышланган “Әбиемә чәчәк бәйләме бирермен” дигән темага флористика буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста балалар безнең төбәктәге чәчәкләр һәм үсемлекләр турында күп белделәр, агачларның исемнәрен яфраклар белән чамаладылар, чәчәк исемнәрен искә төшерделәр, чәчәкче һөнәре турында ишеттеләр. Балаларга бу чара бик ошады, ахырда алар көзге материаллар бәйләме җыйдылар, аларны әбиләренә бүләк итеп бирергә булдылар